- чалырлык
- Терлекне суйганда муенның киселә торган урындагы сөяге. II. ЧАЛУ – 1. Бер-берсенә аркылы кую, аркылы китереп кую; берсен икенчесе өстенә кую (аякларны) 2. Көрәшкәндә, басып торганда яки атлап, йөгереп барганда кемне дә булса егу өчен аның аягына үз аягыңны аркылы кую (гадәттә аяк чалу тезмәсендә килә) 3. Бау, каеш, аркан һ. б. ш. ны бер як очын тартканда эләгеп торырлык итеп уратып алу, бәйләү чалып бәйләү. Нәрсә белән дә булса урау, чорнау чалма чалу. III. ЧАЛУ – Кышкы юл кырыеның чана читкә тайпылудан ясалган авыш урыны, бозылган урыны; Салу. IV. ЧАЛУ – диал. Чалулык. V. ЧАЛУ – иск. Уйнау (музыка коралында) чала кызлар курай һәм дә кубызлар
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.